«Китапханә дусларын чакыра»: Ачык ишекләр көне (0+)
27 май көнне 5 нче санлы китапханә барлык китап сөючеләр өчен «Китапханә дусларын чакыра» дигән ачык ишекләр көне уздырды. Бу көнне китапханә хезмәткәрләре «Иң яңа, иң яхшы!» дигән китап күргәзмәсе әзерләде. Анда укучыларга Сидоровка бистәсендәге филиал фондына кайтарылган яңа китаплар тәкъдим ителде. Китапханәнең иң нәни укучылары өчен «Могҗизалар артыннан китапханәгә» дигән экскурсия узды. Балалар уку һәм белемнәр патшалыгына мавыктыргыч сәяхәт кылды, китапка карата сакчыл мөнәсәбәттә булу кагыйдәләре белән танышты. Балалар язучыларының иң нәни укучылар өчен язган китапларын карадылар. Шулай ук китапханә хезмәткәрләре балалар бүлегенә килүчеләр өчен «Әкияти мультфильмнар» әдәби кинозал эшен оештырды, анда төрле яшьтәге балалар «Пропал Петя-петушок», «Так сойдёт», «Мама для мамонтёнка» һәм «Три кота в библиотеке» кебек элекке, онытыла баручы мультфильмнарны карады.
|